Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективы Свияжск утрау-шәһәрчегендә булып кайтты. ФОТО

Һөнәри бәйрәмебез Матбугат көне уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык әле.

Коллективыбыз белән Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылдык.
Кай тарафка юл тотсаң да, сәяхәт күңелле дә, файдалы да гамәл инде ул. Яңа җирләрне күрү күңел офыкларын киңәйтеп җибәрә, гыйбрәтләндерә, гыйлем-мәгълүматыңны арттыра. Без юл буе урман-кырларга, елга-суларга бай Татарстаныбызның ямьле табигатенә сокланып, үзебез узган һәр торак пунктта халыкның яшәеше, авылларның чисталыгы-төзеклеге кебек нәрсәләр белән кызыксынып бардык. Шөкер, юллар әйбәт, автобусыбыз уңайлы, шоферыбыз тәҗрибәле, кыскасы, соңгы елларда республикабызда туристлар иң яратып йөри торган урыннарның берсенә әйләнгән утрау-шәһәрчеккә "җырлап кына" барып җиттек.
Менә ул мул сулы Зөя елгасы тамагында, гаҗәеп матур җирдә урнашкан могҗиза утравы, Свияжск утрау-шәһәрчеге. Биредә туристлар автобуслары да, шәһәрдәге тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән танышып йөрүчеләр дә бихисап. Без дә билетлар алып, шактый биек баскычтан шәһәргә күтәреләбез.
Казаннан 30 чакрым гына арада, Зөя елгасының Иделгә койган урыныннан ерак түгел урнашкан биек, үрле утрау ул Свияжск. Бу борынгы шәһәрнең барлыкка килүе халкыбыз тарихының фаҗигале чорына барып тоташа. 1550 елда Мәскәү патшасы Иван IV берничә мәртәбә Казан ханлыгына һөҗүм итеп карый. Әмма бик яхшы ныгытылган, халкы батырларча саклаган шәһәрне кулга төшерә алмый. Шуннан явыз Иван Зөя ярындагы биек утрауда шәһәр-ныгытма төзергә карар кыла. Крепостьны башта моннан шактый читтә төзиләр. Аннан, бураларны сүтеп, Зөя тамагына агызалар. Әзер буралардан биек утрауда шәһәр-ныгытманы дүрт атна эчендә корып куялар. Казанны яулап алуда зур роль уйнаган хәрби ныгытма соңрак эре административ һәм сәүдә шәһәренә әверелә. Ул Урта Идел буе төбәгендә беренче православие шәһәре була. Свияжск үсә, зурая, байый, анда бер-бер артлы чиркәүләр, монастырьлар калкып чыга. Бирегә бөтен Россиядән гыйбадәт кылырга киләләр. Свияжскида императорлар Павел, Николай I һәм Александр II булалар. Бирегә бөек рус шагыйре Александр Пушкин да килгән, аның әкиятендәге Буян утравы Свияжскидан күрмәкче барлыкка килгән, диләр.
Октябрь революциясеннән соң биредәге чиркәү-монастырьлар мәсхәрәләнә, дин әһелләре өчен кара көннәр башлана. Монастырьларда балалар колониясе, аннан соң төрмә ачалар. Репрессия елларында биредә байтак күренекле һәм талантлы шәхесләр, шул исәптән татар шагыйре Хәсән Туфан тоткынлыкта була. Өяз шәһәре Свияжск ГУЛАГ лагерьларының берсенә әверелә. Күпме хәсрәт һәм күз яшьләрен, күпме исемсез каберләрне саклый бу утрау. Соңрак биредә психиатрия хастаханәсе, сукырлар мәктәбе, төзәтү учреждениеләре була. Чиркәү-монастырьларны ат дворлары, ашлык сак-лау складлары итеп файдаланалар...
1955 нче ел азагында, Куйбышев ГРЭСы эшли башлау белән бәйле рәвештә, шәһәрнең бер өлеше су астына китә. Биек үрле булуы утрауны су басудан коткарып кала. Әмма юл су астында кала, шәһәр утрауга әверелә. Ә 2008 елда утрауга автомобиль юлы белән дамба төзелә, Свияжск янәдән зур җир белән "тоташа".
2010 елда республикада "Яңарыш" программасы гамәлгә кергәч, Свияжск бөтенләй яңа тормыш белән яши башлый. Биредә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу, шәһәрне төзекләндерү буенча биниһая эшләр башкарыла. Монда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча да бик күп эшләнгән, алар өчен гаҗәеп матур, уңайлы йортлар салынган.
Без барыбыз да "Яңарыш-Возрождение" фондын тулыландыруга үз өлешебезне кертәбез. Шуңадыр да Свияжскида башкарыл-ган һәм бүген дә дәвам итүче төзү-төзекләндерү эшләрен бик зур кызыксыну белән карап йөрдек. Сәяхәтебезне Свияжск музееннан башлап, утрау-шәһәрчекнең тарихы, төрле чорлардагы тормышы, күтәрелеш һәм фаҗигале сәхифәләре белән җентекләп таныштык. Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре ансамблендә андагы "Всех скорбящих радость" Соборында булу, 1551 елда ук төзелеп, безнең көннәргәчә сак-ланган бердәнбер агач храм - Троицк чиркәвен, Успение Соборын, Никольский чиркәвен, башка тарихи-мәдәни һәйкәлләрне күрү бездә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән, Свияжскиның һәр урамы, биредәге һәр йорт, һәр бина - үзе бер тарих. Бил-геле, аларны бер баруда, бер көндә генә йөреп, карап бетерә торган түгел. Тарихи һәйкәлләр белән танышкан, экскурсоводларны тыңлаган саен кызыксыну арта, күбрәк беләсе килә.
Бүген сәяхәт итү, дөнья гизү мөмкинлекләре бик күп. Күпләр төрле чит илләрдә булалар, тарихи һәйкәлләр, кызык-лы урыннарны тамаша кылалар. Ә шул ук вакытта үзебезнең республикада меңләгән туристларны җәлеп итүче гаҗәеп кызыклы тарихи урыннар бар. Федераль дәрәҗәдәге музей-тыюлык исемен алуга, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелүгә дәгъва итүче Свияжск утрау-шәһәрчеге шуларның берсе. Андагы тарихи һәйкәлләр генә түгел, табигате, мохите, һавасы да искиткеч. Һәрхәлдә, без бик хозурланып, тәэсирләнеп, кабат барып тамаша кылу теләге белән кайттык бу сәяхәттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев