Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” сайтында остакуллар бәйгесе дәвам итә

"Әлки хәбәрләре" сайтында укучыларыбызның кул эшләре конкурсын игълан итүгә бәйләү, чигү осталарыннан фоторәсемнәр ала башладык.

Сайтта бүгенге көндә унөч авторның квилинг техникасында иҗат иткән рәсемнәре (Татьяна Лазарева, Тамара Сопожникова), сәйләннәрдән ясалган чәчәк бәйләмнәре (Надежда Мавзютова, Ильвина Яруллина, Валентина Дулатова, Чулпан Сәлахова, күннән, фоамираннан, ефәк тасмалардан, төсле җепләрдән ясалган чәчәкләр (Гөлфия Билалова, Сөембикә Хәмитова, Инна Маркова), бәйләү инәләре, ыргак ярдәмендә бәйләнгән урындык өслекләре, чәчәкләр, өс киемнәре (Элмира Никошина, Анна Золотникова) һәм башка күп төрле искиткеч матур, оста итеп башкарылган эшләре урын алды. Алар һәрберсе авторның күңел җылысы салынган, тырышып ясалган.

Конкурс дәвам итә. Әлегә без кул эшләре фоторәсемнәрен туплыйбыз. Тиздән алар буенча тавыш бирү башланачак. Ир-егетләрдән дә активлык көтәбез, алар арасында да алтын куллылар күп бит.

Җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерербез. Ә иң осталары турында "Әлки хәбәрләре"ндә язып чыгачакбыз.

Катнашучыларны карарга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев