Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” сайтында яңа конкурс игълан ителә

Төрле кул эшләренә оста райондашларыбызны шушы бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Кемдер чигүгә оста, кемдер бәйли, тегә, күннән матур итеп чәчәкләр ясый, киездән уенчыклар тегә. Бәлки арагызда сәйләннәрдән агач-чәчәкләр ясаучы, рәсемнәр иҗат итүчеләр бардыр? Ир-егетләр дә читтә калмасын иде, чөнки агачны кырып, тимерне бөгеп гаҗәеп матур әйберләр ясаучылар да аз түгел бит бездә.

Конкурста катнашу өчен кул эшләрен фотога төшереп, безнең почта адресына (alkred1604@mail.ru ) җибәрегез. Җиңүчене гади булмаган бүләк көтә: без аның осталыгы турында район газетасында язып чыгачакбыз. Башкалар өчен дә конкурста катнашу файдалы булачак, чөнки безнең сайт ярдәмендә эшләрегезне йөзләгән кешегә күрсәтә алачаксыз бит.

Фотоларны 16 апрельгә кадәр җибәреп өлгерегез. Сайтта җиңүчене укучылар тавыш биреп билгеләячәк. Нәтиҗә 30 апрельдә чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев