Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча республика рейтингында сигезенче урында

Районыбыз хуҗалык итүнең кече формаларын гамәлгә ашыру буенча республикада сигезенче урынга күтәрелгән.

Әлкилеләр крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген үстерү буенча республика программаларыннан актив файдаланалар. Бүген районда 28 гаилә фермасы эшләп тора. Соңгы вакытта бигрәк тә дәүләттән 200 мең сум субсидия алып кече фермалар төзү программасында катнашырга теләүчеләр арткан. Авылларда хәзер 37 мини-ферма эшли. Тагын 54 гаилә әлеге программадан файдалану нияте белән гаризалар биргән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча районнар рейтингын игълан итте. Анда Әлки 13 нче урыннан 8 нчегә күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев