Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Азат Низамиев матбугат өлкәсендә эшләүчеләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле коллегалар, төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән ветераннарыбыз, газета укучыларыбыз! Һәммәгезне һөнәри бәйрәмебез – Татарстан матбугаты көне белән кайнар котлыйм!

Көннең көнендә район тормышы эчендә кайнаучы, һәр яңалык-вакыйганы “кайнар килеш”, үзвакытында газета укучыларга, сайтыбыз белән танышып баручыларга җиткереп торучы, газета битләрендә төбәгебезнең уңган-булган, лаеклы кешеләре хакында сөйләүче, район газетасы кызыклы, эчтәлекле булып чыксын өчен вакыты, көче белән исәпләшмичә, бөтен тырышлыгын, талантын-белемен куеп эшләүче журналистларга, компьютер операторларына, гомумән, барлык газета хезмәткәрләренә иң ихлас котлауларымны җиткерәм.

Матбугат көне – газета укучылар белән уртак бәйрәмебез. “Әлки хәбәрләре”нә һәрдаим язылучы, аны  көтеп алучы, яратып укучы, безгә хат-хәбәрләрен юллап торучы укучыларыбыз булмаса, газетабыз  бүгенгедәй зур тираж белән дөнья күрә алмас иде. Гел бергә булсак иде иде, хөрмәтле дуслар! Бүген, елның икенче яртысы өчен матбугатка язылу барганда, мондый дуслык-бергәлек аеруча актуаль.

Барыгызны да Матбугат көне белән! Һәркемгә саулык-сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, муллык, гаиләләрегездә бәхет-сәгадәт, эшләрегездә уңышлар телим. Киләчәктә дә  бергә булыйк!

Азат Низамиев,

“Әлки хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев