Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасына киләсе яртыеллыкка 2450 кеше язылган

Киләсе яртыеллыкка район газетасына 2450 кеше язылган.

Елның икенче яртысы өчен матбугатка язылуның икенче ае үтеп бара. Район почта эшкәртү һәм ташу  цехы җитәкчесе Диана Кәримова әйтүенчә, матбугатка язылу планы әлегә 50 процентка үтәлгән.

“Үзизоляция режимы сәбәпле дә подписка берникадәр сүлпәнрәк барды”,–ди Диана Кәримова. Почта хезмәткәрләре газета-журналларга язылуны халыкка уңайлырак итү чарасын да күрәләр. Матбугатка язылырга теләгән кешегә бу хакта почтага шылтыратып әйтү дә җитә. Почтальоннар оешмаларга, шулай ук өйләргә килеп подписка рәсмиләштерәчәк. Һәр очракта  санитар-эпидемиология таләпләре үтәлә, почта хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалардан эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев