Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки командасы – Россия беренчелеге фавориты

“Актай” – Россия беренчелеге фавориты

Районның “Актай” командасы бу көннәрдә Новосибирск шәһәрендә малайлар арасында су полосы буенча Россия беренчелегендә катнаша.

Безнең ватерполчылар анда Татарстан данын яклап чыгыш ясыйлар. “Ләйсән” йөзү бассейнында тренер Александр Георгадзе кул астында шөгыльләнүче ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегенең өченче турына үтте. Алар биредә илнең иң көчле командалары белән көч сынашалар.

21 гыйнварда безнең “Актай” Новосибирск өлкәсе җыелма командасы (анда Себер округының иң оста уенчылары тупланган) белән очрашты. Киеренке бәйгедә ватерполчыларыбыз, үзләренең җирле командадан өстен булуларын раслап, зур җиңүгә ирештеләр.

Бүген исә безнекеләр Красноярск командасы белән көч сынашты һәм зур аерма белән (14:4) җиңү яулады.

Районыбыз командасын инде әлеге турнирның фаворитлары дип атыйлар. Аларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев