Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советы утырышында узган ел нәтиҗәләрен карап тикшерделәр

19 мартта муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгы (МВД России) Әлки районы буенча бүлекчәсенең 2019 елдагы эшенә отчет һәм 2020 елга бурычлар турында бүлекчә начальнигы Ришат Насыйбуллин чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә  – район Контроль-хисап палатасының узган елгы эшчәнлеге турында депутатлар аның җитәкчесе Андрей Агапов чыгышын тыңладылар.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин утырышта катнашучыларны 2019 елда район бюджетының үтәлеше белән таныштырды.

Районда кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләренең ничек үтәлүе турында депутатлар алдында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина чыгыш ясады.

Аннан соң муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин районның 2014-2020 елларга наркотикларга каршы муниципаль максатчан программасының үтәлүе барышы турында мәгълүмат җиткерде.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Ахырдан район башлыгы Александр Никошин берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев