Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бала үстерүчеләр өчен күңелле яңалык: киләсе елдан әлеге пособиенең күләме арта

Узган ел беренче балалары туган һәм айлык керемнәре бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән кимрәк булган гаиләләргә айлык пособие бирелә башлаган иде. Районыбызда ул 96 гаиләгә билгеләнгән. Бала үстерүчеләр өчен күңелле яңалык: киләсе елдан әлеге пособиенең күләме арта, һәм аны бермә-бер күбрәк гаиләләр ала башлаячак.

2020 елның 1 гыйнварыннан “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында” Федераль законга үзгәрешләр көченә керә. Шул нигездә айлык керемнәре Татарстандагы хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумының  икеләтә күләменнән, ягъни 20170 сумнан  азрак булган гаиләләр беренче балалары тугач (яисә улыкка алгач) айлык түләү ала алачак. Әлеге пособие балага өч яшь тулганчы түләнә.

Әлегә бу пособиенең күләме 8896 сум тәшкил итсә, киләсе елда ул 9373 сумга җитәчәк.

Беренче бала тугач  бирелә торган пособие сабый туган көннән билгеләнәчәк. Тик моның өчен социаль яклау бүлегенә яисә МФЦ офисына бала туган көннән соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә калган очракларда ул мөрәҗәгать иткән көннән башлап балага бер яшь тулганчы түләнә.

Шуннан соң башта балага ике яшь тулганчы, ә аннан соң ул өч яшькә җиткәнче әлеге түләүне билгеләү турында яңа гариза язу һәм кирәкле документларны тапшыру зарур. Шуны да искәртергә кирәк, бу айлык түләү беренче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) гаиләләргә бирелә.

2020 елда үзгәрешләр гаиләләргә матди ярдәмнең тагын бер төре – ана капиталына да кагылачак. Икенче һәм аннан соңгы балалар тугач бирелә торган бу сумманың күләме хәзерге 453 мең сумнан 466,6 мең сумга кадәр артачак.

Бала тугач бирелә торган айлык түләүне, башка балалар пособиеләрен райондагы  күп функцияле үзәктә рәсмиләштерергә була. Шунда ук  ана капиталы сертификатын алырга һәм аның средстволарын файдалануга гариза тапшырырга да мөмкин. Быел республикадагы “Минем документлар” офисларына әлеге хезмәтләрне күрсәтүне сорап 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Балага айлык пособие билгеләү мәсьәләсе белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтова хәбәр иткәнчә, гаиләләргә бала өчен айлык пособие рәсмиләштерүдә уңайлык тудыру максатында район социаль яклау бүлеге Яңы ел бәйрәмнәре көннәрендә – 2,3,4,6,8 гыйнварда да эшләячәк.

Безнең республикада авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә соңгы ике елда Татарстан хөкүмәте билгеләгән бер тапкырлы түләү дә бирелә. Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга түләүнең күләме 50 мең сум, ә 29 яшькәчә өченче баласын биләгән әниләргә 100 мең сум тәшкил итә. Лилия Дормидонтова әйтүенчә, ике ел эчендә районыбызда  76 яшь әни –50 мең сум, ә 10 әни 100 мең сумлык түләүне алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев