Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар иҗаты йортында Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә

Бүген иртән район балалар иҗаты йортында әлкилеләр гаиләләренә тәрбиягә алынган балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмгә 140 лап бала чакырылган иде. Алар, билгеле, Чыршыга әти-әниләре белән килделәр. Малайлар-кызларны яңа 2020 нче ел белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин котлады. Аннары күңелле бәйрәм башланды. Кыш Бабайга осталыкларын күрсәткән балаларга тәмле күчтәнәчләр дә табылды аның капчыгында.

Ә аннары бәйрәмчә бизәлгән залны Иҗат йортындагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар “биләп” алдылар. Алар аллы-гөлле утлар белән бизәлгән Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлап-биеп күңел ачтылар.

- Бәйрәм көннәрендә бер-бер артлы күңелле кичәләрне уздырып кына торабыз. Нәни кунакларны үзебездә дә кабул иттек, авылларга барып та кызыклы кичәләр оештырдык. Аларына балалар гына түгел, авыл халкы да килде. Яңа ел кичәләре өчен сценарийларны алдан әзерләдек, шулай ук яңа костюмнар да тектердек. Әйтик, Ат, Тычкан, Кар бабалары, Шамахан патшабикәсе, Фил, Песи костюмнары сценарийларны тагын да эчтәлеклерәк итү мөмкинлеге бирде,–ди балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев