Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин прокуратура һәм газета хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

.

Район башлыгы Александр Никошин прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын 12 гыйнварда билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнарның үтәлүенә күзәтчелек итү, дәүләтчелекне ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бик зур эш башкаралар. Бурычыгызны  җаваплылык һәм намус белән башкаруыгыз, законнарның өстенлеген  тәэмин итүегез өчен рәхмәт сезгә. Ихлас күңелдән нык сәламәтлек, хезмәтегездә казанышлар, һөнәри үсеш, алда торган бурычларны хәл итүдә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек телим”, диелә район башлыгы котлавында.

                                                       ***                                      

13 гыйнвар – Россия матбугаты көне. Шул уңайдан район башлыгы Александр Никошин “Әлки хәбәрләре” газетасында хезмәт куючыларга һәм матбугат ветераннарына котлау юллады.

“Матбугат сүзенең көче, әһәмияте бик зур. Нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары күп очракта иҗтимагый фикер тудыра, сәяси, рухи-әхлакый юнәлеш бирә. Шуңа да журналистларның һөнәри осталыгы, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга дөрес һәм объектив бәя бирүе гаять мөһим. Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, бик кирәкле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләре юллыйм. Исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух телим сезгә”, дигән сүзләр бар котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев