Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Халыкара гаилә көне белән котлады

.

“Бу бәйрәм 1994 елда БМО  инициативасы белән булдырылды. Ул рәсми структураларның, шулай ук гади гражданнарның игътибарын бүгенге чорда гаиләләр очраша торган проблемаларга юнәлтүгә хезмәт итә.

Гаилә – һәркайсыбыз өчен иң кадерлесе. Ул кеше өчен таяныч та, яклаучы да. Гаилә безнең өчен ышанычлы тыл, монда без якын кешеләребезнең яратуын, ярдәмгә килергә әзер булуын тоябыз, үзебезгә көч, энергия алабыз. Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләренең саклануы дәүләтнең ныклыгын да тәэмин итә. Гаиләдә балалар туа һәм тәрбияләнә, нәкъ менә биредә буыннан-буынга тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге тапшырыла.

Бүген, бәйрәм көнендә, мин районыбызның нык һәм күркәм гаиләләренә, күп балалар үстерүчеләргә, ятимнәрне тәрбиягә алып, аларга ата-ана җылысы бирүчеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Гаиләләрегез тагын да ныграк булсын. Үзара мәхәббәт, ихтирам, якын кешеләреңә терәк булу тойгысын еллар аша түкми-чәчми саклагыз. Һәр гаиләдә тынычлык, иминлек, ярату хакимлек итсен.  Сәламәт булыгыз, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карап, тормышка сөенеп яшәгез!”– диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев