Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Район советы һәм башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

1 Май – үзе белән яз, җылылык, якты өметләр алып килүче бәйрәм. Бу көндәлек тырыш хезмәте белән туган төбәгебезнең киләчәгенә нигез салучы  чын эшсөярләр  бәйрәме. Тормышыбыз үзгәрешләр кичерсә дә, 1 Май үзенең әһәмиятен җуймады, ул элеккечә үк тынычлык, хезмәт, бер-береңне хөрмәт итү һәм татулык бәйрәме булып кала.

Санитария-эпидемиология хәленең киеренке булуы сәбәпле, Яз һәм хезмәт бәйрәмен быел катлаулы вәзгыятьтә каршыларга туры килә.  Әмма, төрле чикләүләр, үзизоляция режимы шартларында яшәсәк тә, районның күп тармакларында эш темпы кимеми. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында бүген уңыш язмышы хәл ителә торган киеренке хезмәт – язгы чәчү чоры. Эш никадәр тыгыз булса да, йогышлы чирдән саклану чаралары турында онытмыйк. Коронавирус инфекциясе белән бәйле  кыенлыкларны  түземлек белән үткәреп җибәрик. Алга өмет-ышаныч белән яшик.

Хөрмәтле әлкилеләр! Яз бәйрәме белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегездә мәхәббәт, иминлек хөкем сөрүен телим.  Хезмәтегез шатлык, канәгатьлек китерсен, күркәм нәтиҗәләре белән сөендерсен. Күңелләрегездә яз һәм бәйрәм рухы яшәсен!

Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев