Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегендә бүген узара салым мәсьәләсе буенча референдум уза

Көндезгә сәгать 12 гә исемлекләргә кертелгән барлык кешеләрнең 41 проценты тавыш биреп өлгерде.

.Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегендә референдумда тавыш биру төшкә таба аеруча җанланды  Район мәдәният йортында урнашкан 715нче сайлау участогында төшкә таба тавыш биру аеруча җанланды.         

 Бу участокта Базарлы Матакның 16 урамында яшәуче 911 кеше беркетелгән. Сайлау участогы ачылуга беренче булып Фәния Фәйзуллина hәм Алсу Мөхәммәтҗанова тавыш бирделәр.             

 - Район узәге елдан-ел куркәмләнә бара. Безнең куллар җиңел булсын --узара салым мәсьәләсе уңай хәл ителсен,аның акчасына халык өчен файдалы кубрәк эшләр эшләнсен,-ди алар.                  

Базарлы Матакның Крайнов урамында яшәуче Сергей Муштаков та тавыш биргәч безнең белән сөйләшеп алды.               

- Киләсе елда узара салым средстволарына башкарылырга дип референдумга бик мөhим мәсьәләләр чыгарылган . Алар планлаштырылганда мин дә уз тәкьдимемне керттем. Урам утларын карап торган өчен электриклар хезмәтенә туләуне референдум соравына кертергә дигән тәкьдимем кабул ителде,- ди Сергей Муштаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев