Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында игезәк малайлар дөньяга килде

Базарлы Матакта яшәүче Рифат һәм Алсу Җәләловларның игезәк уллары туды.

Рифат – эшмәкәр, ә Алсу район урман хуҗалыгының кадрлар бүлеге хезмәткәре. Кызлары Әминәгә ике яшь ярым. Игезәкләр республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Малайларга Ислам һәм Инсаф дип исем биргәннәр.

Игезәкләр туу нәселдән килә, диләр. Алсуның әйтүенчә, игезәкләр  аларның ике як гаиләсендә дә бар икән. “Күз тимәсен, улларыбыз әлегә елап, көйсезләнеп бимазаламый, күп вакыт йоклыйлар”,–ди яшь әни. Пар бәбиләрне үстерергә аларга әти-әниләре дә ярдәм итә.

Сүз дә юк, игезәкләр дөньяга килү – икеләтә шатлык. Әти-әнисенә аларны бәхетле тигез гаиләдә сәламәт итеп үстерергә насыйп булсын.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев