Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Ришат Фәсихов 40 ел автокран белән идарә итә

Базарлы Матакта яшәүче Ришат Фәсихов автокран кебек үтә дә четерекле, зур төгәллек сорый торган техника белән дүрт дистә елдан бирле идарә итә.

Без аның белән басуларга самолетлар ярдәмендә ашлама керткәндә очраштык. Ришат дәү капчыклардагы ашламаны краны белән очкычка күтәртеп сала иде. Иртә язда кырда көне түгел, минуты да кадерле чакта  аның кранының төзек, ватылмый эшләве бик тә мөһим. Бу җәһәттән ул хезмәт куйган “ВостокЗернопродукт” җәмгыяте егетләре тыныч. Ришат Фәсихов иртәнге дүрттән краны белән самолетлар янына килеп баскан булыр. Инде дистә елдан артык  хезмәт иткән кран автомобиле дә һәрчак төзек аның. Автокранга хуҗалыкларда эш беркайчан кимеми. “Кызыл Шәрык-Агро”да Ришат Фәсиховка катлаулы, зур тәҗрибә һәм осталык соралган эшләрне ышанып тапшыралар. Кранда эшләү бит ул хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен гаять җаваплылык белән үтәүне дә сорый. Кырык еллык тәҗрибәсе булган автокранчы әлеге таләпләрне дә зур төгәллек белән башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев