Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: депутат Камил Нугаев Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып китте

Инвалидлар декадасы уңаеннан Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр янына Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килеп китте.

Депутат һәм биредә яшәүчеләрнең очрашуы зур актлар залында үтте. Камил Нугаев өлкәннәрнең, инвалидларның яшәү шартлары турында сорашты, мөрәҗәгатьләрен, үтенечләрен тыңлады. Депутат интернатка бик матур картина бүләк итте. камил Әсхәт улы интернатка республика тарихы, аның казанышлары, җитәкчеләре турында яңа чыккан китаплар бүләк итте, киләсе 2020 елның беренче яртыеллыгына республика басмаларына яздыру турында квитанцияләр калдырды.

Камил Нугаев интернатта яшәүчеләрнең бүлмәләрендә булды, ашханәне, спорт залын, мунчаны карады. Ул интернатта яшәү шартларының уңайлы булуын әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев