Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Гаҗәеп оста шофер иде, гомере дә руль артында өзелде

Узган атнада булган коточкыч авариядә ике райондашыбызның гомере өзелде. Әлеге юл казасы күрше Алексеевск районында яшәгән тагын бер хатын-кызны якты дөньядан алып китте. Авыр җәрәхәтләр алган кечкенә бала һәм аның әнисе Казан хастаханәсендә, табиблар аларның гомере өчен көрәшә.

Юл фаҗигасе 21 ноябрьдә Лаеш районында көндезге 2нче яртылар тирәсендә була. “БМВ” автомашинасы, каршы як хәрәкәт полосасына очып чыгып, районыбыздан Казанга баручы “Лада Ларгус” белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Көчле бәрелүдән безнең ил машинасы, берничә мәртәбә әйләнеп, юл читенә барып төшә. Автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры авария урынында үлә. Ике пассажир каты яралана.

Бу авыр хәбәр бөтен районны тетрәндерде. Мәрхүмнәрнең якыннарына Ходай сабырлык бирсен! Дөбердәтеп эшләп йөргән, исән-имин өйдән чыгып киткән газизеңнең җансыз гәүдәсен алып кайтсыннар инде...

Авариядә гомерләре өзелгән Мәсхүд Нотфуллин һәм Фирдәвес Адиуллина  икесе дә Базарлы Матак авылыннан иде. Алар бер үк урамда да яшәгәннәр.

“Лада Ларгус” район белән Казан арасында пассажирлар йөртүче такси машинасы була. Аның белән идарә иткән 67 яшьлек Мәсхүд Нотфуллин таксида әле җиде ай гына эшләгән. “Үз эшен бик яхшы белүче профессионал, әйбәт шофер иде”,–диләр аның турында. Егет чагыннан машина баранкасы артында булган Мәсхүд ага озак еллар “Сельхозхимия” берләшмәсендә, аннан “Кызыл Шәрык-Агро”да шофер булып эшләгән. Хезмәттәшләре дә, җитәкчеләре дә аны гел югары бәяләгән.

–Мәсхүд кебек оста, тәртипле шоферлар сирәк була,–ди “Кызыл Шәрык-Агро” “Үзәк Әлки” филиалының элекке җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов. – Ул үз эшен искиткеч җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр иде. Бигрәк тә “Волга” машинасын яратты. Аны биш бармагы кебек белә, һәрчак төзек, чиста йөртә иде. Бик төгәл иде, соңга калу, кешене көттерү кебек нәрсәләр аңа ят булды. Кешеләргә карата мөлаем, һәрчак ачык йөзле, тәмле телле иде. Эшенең чын профессионалы иде ул. Юл кагыйдәләрен әйбәт белә, төгәл үти иде. Кайчагында Казанга киңәшмәләргә барганда, ашыга төшик әле, дисәң дә, тизлеген тиешледән аз гына да арттырмый иде. Шушы алтын бәясе кешенең кемнеңдер юл кагыйдәләрен санга сукмавы аркасында фаҗигале төстә арабыздан китүе бик кызганыч.

Гомер юлдашы Рузалия ире турында күз яше аралаш сөйли:

–Без икебез дә Иске Салман авылында туып үстек. Гаилә коруыбызга быел 45 ел. Без бик әйбәт яшәдек. Мәсхүд менә дигән гаилә башлыгы, ышанычлы ир булды. Ә балалар, оныклар өчен инде ул җанын бирергә әзер иде. Өч балабыз да гаиләле, биш оныгыбыз бар. Аларны шулкадәр өзелеп яратты. Бөтен кешегә дә мәрхәмәтле, йомшак күңелле иде ул. Пассажирлары да бик яраталар иде үзен. Юлга чыгасы һәркемне өенә барып ала, илтеп куя иде. Бик уңган, эшсез тора алмый иде. Шуңа лаеклы ялга чыкса да эшләп йөрде. “Җитәр инде, тукта хезмәттән, ял ит”,–дип гел әйтә идем. “Менә декабрьгә кадәр генә эшлим дә туктармын инде”,–дигән иде. Казанга кузгалыр алдыннан өйгә кайтып тиз генә тамак ялгап китте. Бәхетсезлек буласын күңел бер дә сизмәде... Гомер буе машинада эшләп, бер тапкыр да кечкенә генә авариягә дә эләккәне юк иде. Туган авылыбыз зиратында җирләдек... Озатырга килүчеләрнең хисабы юк иде. Бик күпләр ярдәм кулы сузды, зур рәхмәт аларга.

Балалар иҗат йортында техник хезмәткәр булып эшләгән 56 яшьлек Фирдәвес Адиуллинаның Казанга табибка күренергә дип юлга чыгуы булган.

–Бөтен туганнарны бергә җыеп торучы олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле кеше иде Фирдәвес апа. Бик уңган, чиста-пөхтә иде. Аның дөньяда юклыгына әле һаман күңел ышанмый,–дип әрнеп сөйли мәрхүмәнең  туганнан туган сеңелесе  Энҗе Хәбибуллина. –Үләренә өч көн кала Әлфия апам белән аларга кич утырырга бардык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Фаҗига буласы көнне дә әле Фирдәвес апа белән Балалар иҗат йорты янында очраштык. Эшләрен тизрәк төгәлләгән, “Казанга китәргә такси көтәм менә”, диде. Соңгы күрешүебез булган икән...Аны туган авылыбыз Урта Әлки авылы зиратында ире Салих җизни кабере янәшәсендә җир куенына иңдердек. Соңгы юлга озатырга Сабан туе кебек халык килгән иде. Һәркем: “Киң күңелле, якты йөзле, сабыр, беркайчан  кешегә авыр сүз әйтмәс иде”,–дип искә алды. Өч баласына, оныкларына сөенеп яшәр чагында арабыздан китеп баруына йөрәк елый...

Хезмәттәшләре, күршеләре дә бу фаҗигане бик авыр кичергән.

–Мәсхүд белән Фирдәвес икесе дә чиста күңелле, шәфкатьле кешеләр, бик әйбәт күршеләр иде. Аларны озаткач урамыбыз бушап калгандай булды. Бөтен урам белән хәсрәтләнәбез. Мәрхүмнәрнең урыннары оҗмахта булсын, –ди Җиңүнең 40 еллыгы урамында яшәүче Сәвия Бадыйгина.

Авариядә зыян күргән, бүген авыр хәлдә хастаханәдә ятучы 24 яшьлек ана белән аның өч яшьлек баласына (алар Борискино авылыннан)  тизрәк савыгып аякка басарга насыйп булсын.

...Юллардагы вәзгыятьне, аннан хәбәрләрне  хәзер еш кына фронт сводкалары белән тиңлиләр. Аварияләрдә күпме кеше һәлак була, имгәнә, гомергә инвалид булып кала. Юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп, үзебезнең һәм башкаларның иминлеген хөрмәт итеп йөрергә кайчан өйрәнербез икән?!

Әлеге юл һәлакәтенә китергән сәбәпләр җентекләп тикшерелер, гаеплеләр җәзасын алыр, билгеле. Әмма өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев