Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иң матур чыршыларның берсе – редакциянеке

Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасы Яңа елны иң матур булып каршы ала.

Яңа ел чыршысын һәм  территорияләрен иң купшы бизәүгә оешма-предприятиеләр арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренче урынга район үзәгенең “Теремкәй” балалар бакчасы лаек дип табылды. Һәр елдагыча, биредә чыршыны  һәм бина тирәсен төрледән-төрле уенчыклар, гирляндалар белән бизәгәннәр, Кыш бабай, урман җәнлекләре ясап куйганнар.

Икенче урында – “Әлки хәбәрләре” редакциясе. Ә өченче урын “Алексеевскдорстрой”ның район участогына бирелде.

Нәтиҗәләр “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә игълан ителде. Җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә иң матур бизәлгән өйләр хуҗалары исә Яңа ел төнендә Үзәк парктагы төп чыршы янында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев