Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Салман авылында якташлары изге урынга күпер төзетте

Иске Салманда Изгеләр чишмәсе янында инеш аша җәяүлеләр өчен күпер салынды.

Бу игелекле эшне шушы авылда туып-үскән, хәзер Казан яны районында яшәүче якташыбыз Рәис Хәйруллин оештырды.

Иске Салман һәм Абдул Салман авыллары уртасында Изгеләр чишмәсе бар. Риваятьләр буенча, инеш аша шуннан ерак түгел зиратта җиде кыз күмелгән. Халык шул изге урынга килеп Коръән укый, догалар кыла. Әмма әлеге инешне кичү юлы бик начар хәлдә була. Рәис Хәйруллин тырышлыгы белән берничә ел элек Изгеләр чишмәсе һәм аның тирә-юне төзекләндерелеп, комплекс дәрәҗәсенә җиткерелгән иде. Шунда ул “Бу инешкә дә күпер салдырырга кирәк” дип ният кылган булган. Бу атнада якташыбыз барлык төзелеш материалларын төяп кайтып, үзенең предприятиесе егетләре белән  күперне ясап та киткәннәр. Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты шушы арада күперне буятып куярга ышандыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев