Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кагыйдә бозучы бер елга ау хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин

Республикада быел су кошларына язгы ау ачылмады.

Бу санитар-эпидемиология вәзгыяте һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чаралары белән бәйле. Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенә караганда, районда  су кошларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары көчәйтелгән.

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә кагыйдәләрне бозып ауга чыгуның бер очрагы ачыкланган. Әлеге бәндәгә  карата административ беркетмә төзелгән. Аңа нинди чара күреләсен суд хәл итәчәк. “Мондый бозу өчен бер елдан ел ярымга кадәр ау хокукыннан мәхрүм итү каралган”,–ди Андрей Ерусланов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев