Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Карга уңганнары бер көндә 330 кг тефтель ясаганнар

Яңа ел бәйрәмнәре дип тормаганнар Карга хәзерләүләр пункты эшчеләре, һәр көнне хезмәт урыннарына килеп пилмән, мантый, тутырма ише тәмле ризык ясаганнар.

Биредә дүрт кеше эшли, алар камырны кул белән җәеп, кисеп, смена саен 70әр килограмм пилмән төрәләр. Уңган хатыннар моңа өстәп ике төрле мантый, тефтельләр, котлетлар, тутырма да ясап саталар. Ә 3 гыйнварда район мәктәпләренә җибәрү өчен 330 кг тефтельләр ясаганнар.

  • Яңа ел башланганнан бирле район халкының хуҗалыкларына барып өч баш эре терлек алып кайтып бугазладык. Кешеләр безгә терлек тапшыру ниятләре турында телефоннан хәбәр итәләр. Исәп-хисапны вакытында ясыйбыз,- ди хәзерләүләр пункты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев