Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады

Әлки районы халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

“Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм барлык әлкилеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәм.

Бу бөтен халык яратып көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Анда җиңү шатлыгы югалтулар әрнүе белән бергә үрелгән. Бу бәйрәмдә без куәтле илебезне дошманнан саклаган һәм аны җимерекләрдән торгызган җиңүче каһарманнар буыны өчен чиксез горурлык хисләре кичерәбез. Алар сафында бит татарстанлылар – герой фронтовиклар һәм фидакарь тыл хезмәтчәннәре дә бар. Бөек Җиңү турындагы хәтер һәрчак яңа зур тарихи казанышларыбыз өчен ышаныч, илһам һәм энергия чыганагы булсын.

Бәйрәм белән сезне! Җиңү көне белән!”–дигән сүзләр бар котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев