Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында бу атнада балалар бакчасында капиталь ремонт башлана

Әхмәт авылы балалар бакчасында капиталь ремонт башланырга тора.

Бу балалар бакчасын төзекләндерү быел республика программасына кертелде. Әхмәтлеләр өчен ул күптән көтелгән вакыйга. Авылда балалар бакчасы узган гасырның 70 нче еллар башында, ул вакыттагы “Энергетик” совхозы көче белән төзелгән булган. 50 елга якын хезмәт иткән, йөзләгән балага мәктәпкәчә белем һәм тәрбия биргән әлеге бакча бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән.

Бу атнада төзүчеләр ремонт эшләренә керешәчәк. Моңа кадәр авыл халкы өмәләр оештырып (йогышлы чирдән саклану чараларын күреп, чиратлап) бакчадагы барлык җиһазларны янәшәдәге мәктәп бинасына күчергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев