Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мөселманнары бүген уразага керде

Бүген, 24 апрельдә – Рамазан аеның беренче көне.

Кояш чыгарга ике сәгать кала, 1.32 сәгатьтә сәхәр ашау тәмамланды. Ифтар 19.02 сәгатьтә булачак.

Берничә көн алдан район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае белән котлаган иде. Ул анда коронавирус чире таралуга юл куймау максатында тәравих намазын мәчетләргә җыелып укымаска, ә өй шартларында гыйбадәт кылырга зарур булуын әйтте.

Мөселманнарга мәгълүм: Рамазан ул ач тору гына түгел, гөнаһ гамәлләрдән, ялган, буш сүзләрдән, гайбәттән тыелу, гыйбадәт кылу, игелекләр эшләү ае да. Без бу чорда олыларга, ялгызларга, мохтаҗларга тагын да күбрәк ярдәм итәргә, кайгыртырга тиешбез.

Республика Диния нәзарәте пандемия чорында ифтар мәҗлесләре үткәрмәскә өнди. Авыз ачу фәкать гаилә әгъзалары белән генә башкарылса яхшы. Ә ифтар үткәрү нияте булганнар ризыкларын өйләргә тарата ала. Билгеле, барлык саклану чараларын күреп кенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев