Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мөселманнарына ифтар өчен 100 азык-төлек җыелмасы өләштеләр

Әлеге ризыкларны Казандагы хәйрия фонды әзерләгән

Райондагы ураза тотучы мөселманнарга авыз ачу өчен Казандагы хәйрия фонды 100 данә азык-төлек җыелмасы бирде.

Хәзрәтләр, волонтер егетләр ифтар өчен ризыклар тутырылган тартмаларны авыруларга, мохтаҗларга, ялгызларга өләштеләр. Тартмаларда итле кайнар ризык, өчпочмак, чәкчәк,су,хөрмә җимеше кебек нигьмәтләр.

Республикакүләм ифтар быел ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ул 30 мең кешене колачлаячак. Мондый рекордлы санда республика ифтарының әле бер тапкыр да үткәне булмаган.Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, республика ифтары яңа форматта уза- волонтерлар ифтар ризыкларын өйләргә тараталар.

--Хәйрия фонды ай дәвамында көн саен 1000 кешегә ифтар кылу мөмкинлеге бирә. Бу изге эштә катнашырга теләүчеләр булса, 7715 номерына ИФТАР сүзен язып җибәрү җитә. Смс бәясе 50 сум. Карга авылы халкына да чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Ифтар өчен алар хәйрия фондына бик күп яшелчәләр җибәрделәр. Аллаһ кабул итсен,-ди район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев