Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Өч улыбыздан соң бик тә кыз бала теләдек ”, – диләр Әхмәт авылында яшәүче Илдар һәм Ләйсән Гыйләҗевлар

Әхмәт авылы интернет-чатында 22 октябрьдә шундый яңалык пәйда булды: “Бүген авылыбызның яңа кешесе туды! Ул – Мәликә Гыйләҗева, Илдар белән Ләйсәннең дүртенче баласы. Котлыйбыз!” Сүз дә юк, авыл халкы өчен дә көтелгән, шатлыклы хәбәр бу. Бәбиләр туу шактый сирәгәйде бит хәзер. Ә авылдагы балалар бакчасы, мәктәп язмышы, гомумән, саланың киләчәге нәкъ менә бүген дөньяга килүче бәләкәчләргә бәйле.

Шушы көннәрдә без Әхмәттә Илдар һәм Ләйсән Гыйләҗевларда кунакта булдык. Аларның иркен, ямьле  өйләренең һәр почмагыннан иминлек, бәхет, мәхәббәт бөркелә. Нәни кызын күтәргән, янында уллары бөтерелүче зифа буйлы, яшь һәм чибәр Ләйсәнне дүрт бала анасы димәссең дә.

Алар Илдар белән икесе дә Әхмәт авылында туып үстеләр. Яратышып гаилә кордылар. Беренче елларда Илдарның әти-әнисе белән бергә яшәделәр, аннан яшьләр программасы буенча өй сатып алып, башка чыктылар. Тәүге шатлыклары булып уллары Камил, аннары Алмаз дөньяга килде. Тагын берничә елдан Илшатны алып кайттылар.

–Башта ук күп балалы гаилә хакында хыялланган идегезме?–дигән сорауга Илдар белән Ләйсән бер-берсенә карап елмаялар.

–Алай планлаштырып куймаган идек анысы. Әмма Ходай биргән һәр балабызны дөньяга китердек. Һәрберсен теләп, көтеп алдык. Бала туу – тормыштагы иң зур шатлык бит. Гаиләнең ныклыгы, бәхете дә аларда. Сабыйларыбызга карап сөенеп туймыйбыз,–ди Илдар.

Өч уллары тупырдашып үскән ата белән ана бик тә кыз бала хакында хыялланганнар. “Туганнарыбыз, дусларыбыз кызлары белән кунакка килсәләр дә кызыгып карый идек. Кыз бала аерым бер назлы, сөйкемле  бит ул”,–диләр.

Ләйсән дүртенчегә авырга узуын белгәч, икесе тиң сөенгәннәр. Ә УЗИда табиб кызлары буласын әйткәч, шатлыктан бөтенләй түбәләре күккә тигән. Исемне дә әллә кайчан табып куйганнар.

–Шулкадәр кыз бала көткән идек, Ләйсән Чистайдагы тудыру йортында бәбидән котылып, бер туганыбыз Мәликәбез туу турында сөенче алганчы моңа ышанып та бетә алмадым әле,–дип сөйли Илдар.

Малайлар да сеңелләре тууны түземсезлек белән көткәннәр. Алар инде әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсеп киләләр. Илдар белән Ләйсән балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерергә тырышалар, компьютер-телефонда утырып вакытларын уздырмасыннар, күбрәк укысыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр, диләр. Балаларның һәркайсының үз холкы. 6 сыйныфтагы  Камил олы абый буларак туганнары өчен үзен җаваплы тоя, алар турында кайгыртып тора. Ул татарча көрәш белән шөгыльләнә, ярышларда катнашып алдынгы урыннар да ала. 2 сыйныфтагы Алмаз да абыйсына ияреп спортзалга йөри башлаган. Аның тагын бер сыйфаты – бик тә хайваннарны ярата икән. Этләр, мәчеләр белән генә түгел, төрле кошлар, бөҗәкләр белән дә кызыксына, йорттагы үрдәк һәм тавыкларны ашатып, карап тора. Малайның теләген искә алып, әти-әнисе туган көненә  бәләкәй ташбака бүләк иткәннәр. Камил белән Алмаз икесе дә авыл мәдәният йортында эшләүче бию түгәрәгенә йөриләр. Ә биш яшьлек Илшат бик шук-шаян, дуслары белән уйнап туя алмый.

Сер түгел, кайберәүләр бүген бер-ике бала үстерүне дә авырга саный. Илдар белән Ләйсәннән исә зарлануга охшаш сүз ишетмәдек. “Икебез дә сау-сәламәт, эшләп торабыз (алар икесе дә “Кызыл Шәрык-Агро”да хезмәт куя). Кибетләрдә хәзер бөтен нәрсә бар. Сәламәт булып үссеннәр генә. Туганнар күп булу тормышта зур таяныч бит ул”,–диләр.

Үзләре әйтүенчә, алар авыл тормышына мөкиббән. Балаларын  әледән-әле шәһәргә алып барып бәйрәмнәрдә катнаштыралар, бергәләп аквапаркта ял итәргә яраталар. Бер сүз белән әйткәндә, матур итеп яши белә бу күп балалы гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев