Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы православныйлары Изге Раштуаны бәйрәм итәләр

Бүген, 7 гыйнварда, районыбыз православныйлары иң олы христиан бәйрәмнәренең берсе – Изге Раштуаны билгеләп үтәләр.

Христианнарның кырык көнлек Раштуа посты тәмамланды, һәм православныйлар гыйбадәтханәләрдә Христосның тууы уңаеннан аны олылау тантаналары уздыралар.

7 гыйнварга каршы төндә районның дүрт чиркәвендә – Базарлы Матакта, Түбән Колчуринода, Сихтермә-Хузангайда һәм Юхмачыда бәйрәм гыйбадәтләре үткәрелде.

Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәвендә Раштуа службасын әлеге храмның настоятеле, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Бераздан чиркәүгә әти-әниләре белән балалар килә башлады. Бу күптәнге йола. Бәйрәм сөенеченә өстәп, һәр малай һәм кыз Раштуа бүләкләре дә алды.

7 гыйнварда көндез благочинный Андрей атакай Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм биредә тәрбияләнүчеләрне Изге Раштуа бәйрәме белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде, күчтәнәчләр өләште.

Соңрак Андрей Зиньков күп балалы гаиләләрдә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикләде, Раштуа бүләкләре белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев