Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы тарихы – матбугат сәхифәләрендә

Төрле елларда 12 февральдә җирле газета нәрсәләр язган

1967 ел

Юбилей елының беренче ае “Энергетик” совхозы бозау караучысы Фәридә Вәлиуллинага зур шатлык алып килде. Гыйнварда ул үз төркемендәге һәр бозаудан 897 грамм тәүлеклек артым алды. Бозау караучы Елизавета Тахтареваның  күрсәткечләре тагын да югарырак. Ул үз карамагындагы яшь терлекләрдән тәүлеккә 947 грамм артым алуга иреште.

                       

1970 ел

Районыбыз подписчиклары быел 18 мең данәдән артык газеталар һәм 13 мең ярым чамасы журналлар алалар. Бу – һәр мең кешегә 776 данә газета һәм журнал дигән сүз.

                       ***

1925 елның сентябрь аенда булачак Яңа Әнҗерә авылы өчен 360 гектар җир (яки кара урман) үлчәп бирәләр. Шуннан соң ул урманны агачлардан чистарта башлыйлар. 1929 елның апрель башларында Яңа Әнҗерә авылында 24 хуҗалык исәпләнә. Бераз соңрак монда Юхмачы районының “Комсомол” авыл хуҗалыгы артеле төзелә. 1967 елдан бирле Яңа Әнҗерә авылы “Мир” совхозының дүртенче бүлекчәсе  бригадасы булып санала. Авылдашлар хезмәттә сынатмыйлар. Биредә мөгезле эре терлекләр фермасы бар. Бригада эшчеләре совхозга агач материаллары әзерләүдә актив катнашалар.

                     

1982 ел

“Ярыш” совхозы Яңа Чаллы бүлекчәсенең ике товарлыклы-сөтчелек фермасында 360 сыер, ә барысы 831 баш мөгезле эре терлек асрала. Зиннәт Латыйпов җитәкли торган коллектив 1981 елда һәр сыердан 2536 шар килограмм сөт сауды. Савымчылар Наҗия Гыйззәтова, Роза Сәгытдинова һәм Исламия Ситдикова 2696-2605 әр килограмм сөт савуга ирештеләр.

Иске Чаллы бүлекчәсендә хәзер 7 мең баштан артык сарык бар. Узган ел йон сату планы уңышлы үтәлде. Һәр сарыктан 3,2 килограмм йон кыркып алынды.  Ферма мөдире Хәҗҗәт Бәзиров һәм терлекчеләр үз эшләрен яратып башкара.

Бибай Чаллы бүлекчәсендә 4200 дән артык дуңгыз асрала. “Январь ае нәтиҗәләре яхшы гына булды,–ди бригадир Әхәт Хәйруллин. –274 центнер артым алдык. Наҗия Гарипова үзе карый торган 223 баш терлекнең һәрберсеннән тәүлеккә 362 шәр грамм артым алды. Наилә Җиһаншина һәм Зәйнәп Сәгыйрованың да күрсәткечләре 300 граммнан шактый артык”.

 

1990 ел

Намуслы тырыш хезмәте белән озак еллар алдынгылар сафында атлаган Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Мария Ивановна Терехина үткән елның май аенда савымчылар арасында беренчеләрдән булып аренда подряды белән эшләүгә күчте. Хәер, “Энергетик” совхозында аренда подрядына алар берьюлы өчәү алындылар. Звенода Мария Терехинадан тыш Валентина Егорова һәм Людмила Платонова да эшли. Алар үткән ел группадагы 50 баш сыердан 2417 центнер сөт савып алдылар.

               ***

“Алпар” урта мәктәбенең актлар залында укучылар татар язучылары Салих Маннапов һәм  Җәүдәт Дәрзаман белән очраштылар. Татарстан китап нәшриятынең баш редакторы Салих Маннапов һәм Ялкын журналының баш редакторы Җәүдәт Дәрзаман безнең районга  күренекле язучы якташыбыз Нәби Дәүлинең васыятен үтәү максатында килделәр. Нәби ага Дәүли үләр алдыннан үзенең шәхси китапханәсен һәм истәлекле әйберләрен Алпар урта мәктәбенә тапшыруны васыять итеп калдырган булган.

 

2005 ел

Соңгы вакытта Иске Тахталы авылында төрле күңелле вакыйгалар уңаеннан еш булырга туры килде. Яңа ел алдыннан гына биредә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Озак та үтмәде, авылда цифрлы, ягъни иң заманча яңа телефон станциясе файдалануга тапшырылды. Бу юлы да сәфәргә безне сөнечле хәбәр чакыра – “Тахтала” терлекчеләре гыйнварда үз карамакларындагы маллардан уртача 638 грамм тәүлеклек артым алганнар. Кышкы айлар өчен шактый зур күрсәткеч бу. Биредә 500 башка якын мал асрала. Тахталыда терлекчелекнең уңышы бригадирыннан тора, дияр идем. Биредә бу тармакны үз эшенә чын-чынлап бирелгән Геннадий Иванович Сардулов җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев