Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Ташбилге авылы: мәктәпләре бар – читтә укыталар

Ташбилге ул шәһәр яны авылы кебек. Базарлы Матакка якын булганга, күп кеше район үзәгенә йөреп эшли. Авыл төзек, биредә халык таза ныклы өйләр корып, мал-туар асрап, һәр яңалыкка сөенеп яши.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ташбилге авылы мәдәният йортында быел республика программасы буенча капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу хәбәрне җыенда халык шатланып, көчле алкышлар белән кабул итте.

Биредә мәдәният тормышы кайнап тора. Клуб белән китапханә берлектә авылның бар халкын диярлек үзешчән сәнгатькә җәлеп итеп, талантларны ачалар. Авыл тормышында, мәдәни чараларда бигрәк тә активлык күрсәтүче бер төркем ташбилгелеләрне җыенда көчле алкышлар астында бүләкләп тә уздылар.

Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев чыгышында әйтелгәнчә, биредә 448 кеше яши (Урта Биктимер белән бергә). Шуның 251е хезмәткә сәләтлеләр. 5 егет һәм кыз – агрокөллиятнең Базарлы Матак филиалында, 38 бала мәктәптә укый, мәктәпкәчә яшьтәге 17 бала исәпләнә.

Район үзәге якын булгангамы, кайбер ата-аналар, авылда башлангыч мәктәп була торып, балаларын Базарлы Матакка йөртеп укыталар. Район башлыгы Александр Никошин бу җәһәттән:

–Башлангыч сыйныфлардагы балаларны район үзәгенә йөртүгә без каршы түгел. Әмма авылыгызда ремонтланган нинди әйбәт башлангыч мәктәп була торып балаларыгызны читтә укытсагыз, биредәге уку йорты эшләүдән туктап калуы да бар. Аннан аны кире ачулары ай-һай авыр булачак,-дип билгеләп үтте.

Җирлек башлыгы җиткергән  тагын бер мәгълүмат: Ташбилгедә 140 шәхси хуҗалык бар һәм биредә 140 җиңел автомобиль исәпләнә. Моңа өстәп әле 12 трактор, 8 йөк автомобиле һәм тагын берничә бөртек суктыру комбайны, башка авыл хуҗалыгы техникасы бар. Болар да халыкның биредә таза, мул тормышта яшәвен раслый.

Өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген уңышлы дәвам иттерә. Тагын сигез кече ферма эшләп тора.

Авыл кешеләре үзләренә медицина хезмәте күрсәтүче Әлфия Сафина эшеннән бик канәгать булуларын да белдерделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да авыл фельдшерын үрнәк хезмәткәр, үз эшенең чын остасы дип бәяләп узды.

Үзара салым акчасына Ташбилгенең Яңа урамы юлына бер километр озынлыкта ком түшәп вак таш җәелгән. Шулай ук Урта Биктимердә – 300 метр, Ташбилгедә (Үзәк урамда) 500 метр яңа су трассалары салынган. (Боларга проект үзара салым акчасына ясалып, эш “Чиста су” программасы нигезендә башкарылган). Каты көнкүреш калдыклары өчен  өстәмә 8 контейнер сатып алганнар. Хәзер һәр урамда бер-ике контейнер куелган.

Җыенда: “Авылыбызның үзәк урамы юлына вак таш түшәлде. Аңа асфальт та җәеп булмасмы?” дип сорадылар. Район башлыгы моңа:

–Үзара салым акчасына аны эшләп була. Тик ул чакта башка урамнарыгыз юлларын ремонтлый алмыйсыз. Шуңа акрынлап авылның урам юлларын төзекләндерик. Алга таба асфальтын да кайгыртырбыз,-дип җавап бирде.

Отряд агрономы Илгиз Насыйбуллин авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырганда:

–Безнең 11 механизаторыбыз бар. Алар үзебездәге кырларны чәчү-уру өстенә, башка отрядларга да елның-елында ярдәм итәләр. Без үз механизаторларыбыз белән горурлана алабыз, бик булдыклы егетләр алар,-диде.

Район башлыгы Александр Никошин да:

–Авылда эшчән, уңган-булган гаиләләр күп. Яхшы йортлар төзелә, каралты-куралар торгызыла. Сездәге тырыш, булдыклы кешеләр миндә һәрчак соклану уята,-диде.

–Сезнең җирлек эшчәнлеге буенча районда дүртенче урында. Әле тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешеп, алдынгы урыннарга күтәрелергә дә мөмкинлегегез бар,-дип тә басым ясады район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев