Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче ветеран өчен бәйрәмне урамда оештырдылар

Әлки районының Түбән Әлки авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан 95 яшьлек Хаҗим ага Фәхретдинов яши.Аның белән авылдашлары гына түгел, райондашлары да горурлана.

Хаҗим ага сугышка 1942 елда алына, пулеметчы булып хезмәт итә. Әмма минага эләгеп, аяксыз калгач, туган авылына әйләнеп кайта. Хуҗалыкта 70 яшен тутырганчы хезмәт куя ул. Ике тапкыр өйләнеп, 10 бала үстерә ветеран!

Бүген ул кызы Карибә каравында яши.Авылдашлары Хаҗим аганы бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул үзе дә бит шат күңелле, шаян телле кеше. Эшмәкәр Шәйхетдиновлар бүләк итеп биргән электр моторлы коляскасына утыра да ветеран, көне буе авылдашлары белән аралашып йөри. Дөрес, пандемия белән бәйле вакыйгалар аның бу “сәяхәтләрен” чикләгән, билгеле. Әмма Хаҗим ага күңелен төшерми, сугышта нинди куркыныч дошманны җиңдек, монысын да җиңәрбез, ди ул.

Түбән Әлки авыл җирлеге советы, мәктәп укытучылары һәм укучылар ветеранны быел бик тә үзенчәлекле итеп котладылар – саклану чараларын бозмый гына Хаҗим аганың өеннән ерак түгел чирәмлектә концерт куйдылар. Ветеранны җирлек башлыгы Мансур Ганиуллин, мәктәп директоры урынбасары Гөлсинә Закирова, педагог Гөлназ Гыйләҗева,авыл клубы директоры Рәмзия Галәүтдинова котладылар, ә укучылар җырлап-биеп, шигырь сөйләп шатландырдылар.

Хаҗим аганың мондый ихтирамга бик тә күңеле булды. Ул балаларга акыллы, сәламәт булып үсүләрен, авылдашларына тынычлык, иминлек теләде.

Хазим ага остался доволен столь необчным, но искренним и душевным поздравлением. Он пожелал детям расти умными и здоровыми, а присутствующим односельчанам – мира и благополучия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев