Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылыннан 80 яшьлек Халисә апа Исхакова: “Газеталар безнең өй түрендә”

Түбән Әлки авылында яшәүче Әзгать һәм Халисә Исхаковлар кызлары Резидә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Яңарак кына бу гаиләдә бәйрәм булды – Халисә апаның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Мин Халисә ападан: “Газеталар укыйсызмы, “Әлки хәбәрләре”н алдырасызмы?” дип сорап куйдым.

–И улым, укымаган кая! Без “Әлки хәбәрләре”н дә, “Татарстан яшьләре”, “ЗОЖ”, “Ирек мәйданы” газеталарын да алдырабыз. Бабаң белән берсен дә калдырмый укып барабыз. Газеталар безнең өй түрендә,-дип җавап бирде ул.

Баксаң, Халисә апа “Әлки хәбәрләре”н (элек “Коммунизм юлы” иде) 60 ел буе яздырып ала икән. Район тормышы белән бик кызыксынып яшиләр алар.

Халисә апа 30 елга якын заманында кайнап торган “Сельхозтехника” берләшмәсендә бухгалтер булып эшләгән. Әле дә шул елларны сагынып искә ала:

–Бездә бит районның бөтен шоферы эшли иде. 350 кеше хезмәт куйды  коллективыбызда. Иң булдыклы ир-егетләр бездә эшли сыман тоела иде миңа,-ди.

Әзгать абый исә 40 ел автомат телефон станциясендә хезмәт куйган. Ул солдатта вакытта элемтәче булган. Армиядән кайткач аңа авылда АТС белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр.  Лаеклы ялга киткәнче шул хезмәтен ташламый Әзгать абый, аны бик яратып, зур тырышлык белән башкара.

Халисә апа бит тумышы белән Яңа Камка кызы. “Әзгать абый белән ничек таныштыгыз?” дип кызыксынам.

–Кыз баланың бәхете туган йортыннан читтә була инде. Ходай шулай насыйп итеп, юлларыбыз очрашты, кавыштык. Бик матур гомер кичердек. Өч бала үстердек. Шөкер, балаларыбыз бик тәрбияле, эшчән булдылар. Барысы да авылда тату-төпле тормышта яшиләр. Улларыбыз Фәнис белән Фәрит “Кызыл Шәрык-Агро”да шоферлар, кызыбыз Резидә авыл җирлеге советында эшли. Инде оныкларыбызга куанып яшибез,–дип сөйли Халисә апа. Аннан болай дип тә өстәп куя:

–Бабаң әзрәк чирләп торган иде дә, әле шөкер, аякта йөри, мәчеттән калмый. Үзем дә тик торырга яратмыйм. Җәй буе бакчада – алабутага үсәргә ирек бирмим. Яшелчәне күп итеп үстерәбез. Кош-корты да ишле була.

Халисә апа Исхакова һәрчак тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яши торганнардан.

–Без бит сугыш чоры балалары – ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Хәзер тормыш җәннәт кебек. Пенсияләребез яхшы, тормыш мул, рәхәтләнеп яшибез. Һәр көнгә сөенәбез,-ди ул.

Халисә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлап бөтен туганнары җыелган. Аңа сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер теләгәннәр. Без дә шушы изге теләкләргә кушылып, “газеталар аша хәбәрләшеп яшик” дидек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев