Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: урамнарда агачлар утыртыла

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән Кояшлы урамында агачлар утырталар.

Мастерлар Әсхәт  Гарифуллин, Фирдүс Гыйниятуллин, Илфир Сафин, Хәлил Фәсахов, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, авылның иң озын урамнарының берсендә 120 ләп төп агач утырттылар.

–Без урамны матурлау өчен миләш, юкә, нарат үсентеләрен сайладык. Бу урамда техник коммуникацияләр (элемтә кабельләре, газүткәргечләр) аз түгел, шунлыктан агач утыртуны тиешле оешмалар белән килештереп эшлибез,–ди филиал җитәкчесе Фаяз Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев