Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшь ватерполчысы Айгөл Фәсахова “Россиянең иң яхшы капкачысы” исеменә лаек булды

.

Районыбызның “Актай” ватерпол командасы уенчысы Айгөл Фәсахова Россия беренчелеге ярышларында  17 яшькә кадәрге кызлар арасында “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булды.

Шушы көннәрдә ватерполчыларыбыз Россия беренчелегенең Ленинград өлкәсендә үткән икенче тур ярышларында (17 яшькә кадәрге уенчылар арасында) Татарстан данын яклап катнаштылар. Безнең “Актай” командасы анда уңышлы чыгыш ясап, өченче турга үтте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң алар Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә ярышларга китәчәк. Шулай ук 15 яшькә кадәрге малайлар ватерпол командасы да өченче турга узды. Баш тренер Александр Георгадзе әйтүенчә, безнең әлеге малайлар һәм кызлар командаларының Россиянең иң көчле сигез командасы исемлегенә эләгү мөмкинлеге бар.

Киләсе елның март аенда Россия беренчелеге ярышлары төгәлләнә. Без яшь ватерполчыларыбызга яңа елда да уңышлар телибез. Алар бит Татарстан данын яклап чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев