Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 42 бала теркәлгән

Район ЗАГС бүлегендә быел яңа туган 42 бәбине исәпкә алганнар.

Бу хакта район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина хәбәр итте.

Куанычка, узган елның шул чорына караганда балалар быел күбрәк туган.

Көчле җенес вәкилләре зур күпчелекне тәшкил итә – быел дөньяга килгән нәни әлкилеләрнең 13 е – кызлар, 29 ы – малайлар.

Ишле гаиләләр дә арта. ЗАГС бүлегендә исәпкә алынган нарасыйларның 10 ысы – гаиләдә беренче, 11 е – икенче, 15 е өченче булып туган. Алты гаиләдә дүртенче балаларын сөю шатлыгын татыганнар. Бер гаиләдә исә бишенче сабыйлары дөньяга килде.

ЗАГС бүлегендә 19 пар никахларын рәсмиләштергән. Тик менә сигез гаилә аерылышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев