Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә 60 тан артык этне тотып питомникка алып киткәннәр

Базарлы Матакта бу атнада Димитровград шәһәреннән махсус бригада иректә йөрүче 17 сукбай этне тотып, үзләрендәге питомникка урнаштырырга алып киткән.

Соңгы вакытта район үзәгендә сукбай этләрнең ишәюенә күпләр зар белдергән. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, шундый һәр сигнал буенча диярлек махсус бригада чакыртылган. Ел башыннан бирле инде иректә йөрүче 60 тан артык эт  приютка озатылган.

Урамда өер-өер этләр йөрү кемне дә сагайта. Алар бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Эт асраган кеше дүрт аяклы дустын бәйдә, ябулы урында тотарга тиеш. Ә инде маэмай иректә йөри икән, аның хуҗасына административ штраф салу каралган. “Йорт сакчыңнан” мәхрүм калуың да бар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев