Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Безнең өчен читләр тырышмас

Ничек кенә исәпләмә-бәхәсләшмә, әмма йортыңда сыер тоту бик төшемле эш ул. Әнә Түбән Әлки авыл җирлегендә сөт тапшыручыларның сыерлары 50 мең сум тирәсе акча “эшләгән”. Шуның өстенә шәхси хуҗалыклардан 251 баш сыерга дәүләттән 840 мең 700 сум күләмендә субсидия дә бирелгән бит әле.

Авыл халкы тормышына кагылышлы бу һәм башка кызыклы саннар һәм фактлар белән Түбән Әлки җирлеге советының ачык утырышында җирлек башлыгы Мансур Галиуллин  таныштарды. Биредәге дүрт авылда 1271 кеше теркәлгән. Халык нигездә “Кызыл Шәрык-Агро”, “Яшь көч”, “Ремтехсервис” җәмгыятьләрендә, Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар предприятиеләрендә эшли. Бер урта һәм ике башлангыч мәктәпләрдә 109 бала укый. Аларга алмашка өч балалар бакчасында 24 бала тәрбияләнә. Аз, билгеле. Узган елгы туу-үлү күрсәткечләре дә күңелгә оптимистик рух өстәми: дүрт авылга җиде малай, биш кыз туган, 16 кеше бакыйлыкка күчкән.

–Авылларыбыз тормышы көйле генә бара. Клуб, кибетләр, элемтә бүлеге, саклык банкы филиалы халыкка хезмәт күрсәтә. Көнкүрешебезне югарырак дәрәҗәгә күчерүдә, авылдашлар, үзегез дә актив катнашасыз. Әйтик, халыктан узган елда 421 мең сумнан артык үзара йөкләнгән түләүләр җыелды. Аларга дәүләттән 1 миллион 684 мең сум тирәсе субсидия өстәлде. Һәм без акчаларны урам юлларын ныгытуга, кышын кардан чистартуга, авылларны яктыртуга, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар сатып алуга тоттык,– дип сөйләде Түбән һәм Югары Әлкидә узган җыелышларда җирлек башлыгы Мансур Галиуллин.

Менә ул атап үткән кайбер эшләр: Түбән Әлкидә күпер төзелгән, Совет һәм Күпер урамнарына таш түшәгәннәр. Югары Әлки клубы төзекләндерелгән, “Чиста су” программасында катнашып, су башнясын алмаштырганнар, 1800 метр сүткәргечләр тартканнар.

Түбән Әлки мәктәбе директоры Фәнис Мисалов укучыларның уңышлары турында әйтеп үтте. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов узган елда 157 кешенең диспансер тикшеренүе үтүен, араларында 49 кешедә авыру табылуын хәбәр итте. Җыенда катнашкан  белгечләр үз өлкәләрендәге яңалыклар турында тулы итеп сөйләгәндер, аларга сорау бирүчеләр булмады диярлек. Шулай да Түбән Әлкидә яшәүче Рифкатъ Шакирҗановның берничә соравы, тәкъдиме табылды. Әйтик, ул сыер асраучыларга акчалата ярдәм генә аз, бушлай савым аппараты да бирсеннәр иде, ди. Кайчандыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдимен дә ул кертте, үзенә генә кагылган сорауларын да биреп җавап алды.

Югары Әлки җыенында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул, очрашуга нәтиҗә ясап, авылларны юкка чыгудан саклап калу мәсьәләсен күтәрде.

–Хәзер авыл җирендә иркенләп яшәү, мул тормыш булдыру мөмкинлекләре җитәрлек. Биредә калып, үз эшемне башлыйм, дигән яшьләргә дәүләт төрле ысуллар тәкъдим итә, ярдәм күрсәтә. Алып калыгыз балаларыгызны, кайтарыгыз читтәгеләрен. Бабаларыбыз нигез салган авылларыбыз ныгысын, үссен өчен үзебездән башка беркем тырышмас бит,–диде ул.

 

Җыенда 50 ел бергә гомер иткән Идрис һәм Сәвия Гарифуллинарны (Урта Әлки) алтын туйлары белән котладылар. Бүләкне Мансур Галиуллин гаилә башлыгына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев