Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бассейнында йөзү буенча беренче ярышлар үткәрелде. ФОТО

Базарлы Матак авылында үткән елның августында эшли башлаган "Ләйсән" бассейнында йөзү буенча беренче ярыш үтте.

Анда 2003-2007 елларда туган һәм тагын да кечерәк яшьтәге 40 бала катнашты. Кызлар һәм малайлар 25 һәм 50 метрга ирекле, брасс стильләре белән, аркага ятып йөзеп осталыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, район яшьләр һәм балалар спорт мәктәбендә йөзү секциясе әле ике генә ай эшли. Секциядә 150 ләп бала шөгыльләнә, аларның 60 лабы инде мөстәкыйль рәвештә йөзә, башкалар белән ярыша ала. Секциянең тренеры Эльвира Шәйхетдинова әйтүенчә, яшь йөзүчеләр арасында спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәрдәйләре дә бар икән инде.

Ә бу көннәрдә булган беренче ярышта Тимур Коновалов, Диләрә Нуруллина, Айгөл Фәсахова, Игорь Герасимов бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. балалар секциядә бик теләп шөгыльләнә. Тренерлары Эльвира Шәйхетдинова һәм аның консультанты Александр Георгадзе укучылары тиздән республика ярышларында да үзләрен күрсәтә башларлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев