Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бер атнадан Иске Камкада яңа клуб ачыла

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә үткән киңәшмә башлыча төзелеш мәсьәләләренә кагылды.

Республикада гамәлдә булган программалар буенча районда арендага бирелә торган өйләр төзелергә тиеш. Аларның алтысының нигезләре инде әзер. Бу өйләрдә киләчәктә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яшиячәк.

Район җитәкчесе шулай ук төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгна аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Һава торышы бу объектларда эш шартларын катлауландыра, шуңа күрә эшне оештыручылар төзүчеләр белән инструктаж үткәрергә, барлык җайланмаларның төзеклеген контрольдә тотарга тиешләр.

- Икенче җомгада Иске Камкада яңа клубны ачачакбыз. Калган барлык эшләрне төгәлләргә, тамашалар залына җиһазларны алып кайтып куярга, документларны тиешенчә эшләп бетерергә кирәк, - диде район башлыгы. Киңәшмәдә шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары турында да сөйләштеләр. хәзерге вакытта әлкилеләрнең бу бурычлары 300 мең сум тирәсе. Район судына 12 бурычлының эше җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев