Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды 12 яшьлек балага карата бозыклык гамәлләре кылган ир-атны хөкем итте

Район прокуратурасы 14 яшькә җитмәгән үсмергә карата бозыклык гамәлләре кылган ир-атның җинаять эшен тикшереп гаепләү чыгарды.

Узган атнада район судында әлеге җинаять эшен карау төгәлләнде.
2016 елның декабрендә Базарлы Матак авылында 54 яшьлек ир-ат үз автомобиле салонында 12 яшьлек кыз балага карата бозыклык гамәлләре кыла. Үзенең җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ул баланың рухи һәм физик саулыгына яный торган яман эшкә бара.
Тикшерү барышында һәм суд утырышларында җинаятьче үзенең гаебен таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде.
Әлки район суды әлеге бәндәне РФ Җинаятьләр кодексының 135 маддәсе 2 нче бүлегендә каралган җинаять эшләүдә - 12 яшькә җиткән, әмма әле 14 яшькә җитмәгән затка карата көч кулланмыйча бозыклык гамәлләре кылуда - гаепле дип тапты. Җинаятьче 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул гомуми режимлы колониядә үтәчәк.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.
Вадим Серобаба,
район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев