Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе республика ифтар ашында катнашты

25 кешедән торган район делегациясе Казандагы Теннис академиясе бинасында үткән ифтар ашында булып кайтты.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлкилеләр төркемен район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев җитәкләде.

Ифтар алдыннан ураза тотучылар Коръәннән сурәләр, намаз укыдылар. Аннары мәҗлес башланды. Ифтарга чакырылучыларны кипкән җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә, камыр ризыклары һәм башка тәм-том белән сыйладылар.

Шулай зурлап, бик күп кеше катнашында ифтар ашы республикада бишенче тапкыр үткәрелде. Быелгы мәҗлестә 10 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев