Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов Татарстан халыклары съездына делегат булып бара

Апрель ахырында Татарстан халыкларының II съезды була, һәм аңа делегатлар безнең районнан да сайланды.

Аларның берсе - Евгений Чугунов, "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе. Шуның өстенә әле ул Әлки районында чуаш милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән дә җитәкчелек итә.
Евгений Михайлович - туган авылы Сихтермәнең тугырылыклы улы. Шунда үсеп, урта белем алгач, ул Мари дәүләт университетында укый, агроном белгечлеген үзләштерә һәм авылына кайтып, хезмәт юлын башлап җибәрә. "Хузангай" кооперативы агрономы булып өч ел эшләгәч, 2009 елның октябрендә аны рәис итеп сайлыйлар. Шуннан ул хуҗалыкны үстерүгә баш-аягы белән чума.
Кемдер бәлки, шундый көчле инвестор канаты астында эшләү ансат, дияр. Әйе, Иван Казанков авылдашлары өчен ныклы терәк, кем әйтмешли, күктән көткән бәхет булды, инде таралу, бетүгә дучар ителгән Сихтермәгә яңа сулыш өреп, миллионлаган сумнарын инвестицияләп, хәзер бөтен Татарстанга мәгълүм көчле хуҗалык төзеште. Ә Евгений Чугунов инвесторның планнарын монда, үзебездә торып гамәлгә ашыручыларның берсе. Яшь кеше булса да (ә, бәлки, нәкъ шул сәбәпледер), ул күптармаклы хуҗалык эшчәнлеген белеп, оста итеп алып бара, авыл хуҗалыгындагы яңалыкларга сизгер, нинди культура игү отышлы, куллану базарында нәрсәгә ихтыяҗ зур, боларны яхшы белә һәм аңлый "Хузангай"ның җитәкчесе.
Әмма, миңа калса, Татарстан халыклары съезды делегаты итеп аны башкарак юнәлештәге эшләре өчен сайлаганнардыр. Евгений Михайлович соңгы елларда чуаш милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Актив эшлиләр чуаш күршеләребез, ел саен бөтен республикадан мәктәпләрдә бик яхшы билгеләргә укучы чуаш балаларын җыеп фестиваль үткәрәләр. Шулай итеп алар күңеленә туган телләренә карата ярату, үз тарихлары белән горурлану хисләрен салалар.
Күренекле совет әдибе Педер Хузангай истәлеген дә кадерләп саклый авылдашлары, аның юбилейларын зурлап, Татарстаннан гына түгел, күрше Чуаш Республикасыннан да мәртәбәле кунаклар чакырып үткәрәләр. "Без әнә нинди көчле шәхес, олпат шагыйрь һәм публицист үстереп биргәнбез илебезгә!"-дип горурланулары сизелә бу чараларда.
Ә Евгений Михайловичның шушы юнәлешләрне алга таба дәвам итү генә түгел, киңәйтү, масштаблырак итү нияте дә бар. Быел җирлек советының киңәйтелгән утырышында шул турыда сөйләде ул:
-Педер Хузангайның музее урнашкан клубыбыз безнең өчен кечерәк хәзер. Әйдәгез, үзебезгә яңа клуб төзик, ә музейны бу бинада калдырыйк, аны туган авылыбыз тарихы турындагы материаллар белән баетыйк. Уйлап карыйк әле: безнең авылда заманында тирә-якка данлыклы земство хастаханәсе эшләгән; мәктәбебезнең гасырдан артыклык тарихы бар. Димәк, Сихтермәдә аңлы, нык рухлы халык яшәгән.
Шул ук җыелышта Чугунов авылда өр-яңа бик зур мәктәп төзергә җыенуларын да хәбәр итте. Бусы инде киләчәк турында кайгырту Ә кабат үткәннәргә кайтып, ул туган авылларының элеккеге Иске Сихтермә атамасын кайтарырга тәкъдим итте…
…Соңгы вакытларда тагын бер ягы белән ачылып килә Евгений Чугунов: үз авылдашларына гына түгел, тирә-күрше авылларга да төрлечә матди ярдәм күрсәтеп тора ул. Быел "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе беренче тапкыр "Йолдызлык" фестивалендә җиңгән нәни талантларга бүләкләр өләште. Сөйкемле йомшак аю балаларын кочаклаган сабыйларның ничек сөенгәнен күрсәгез!
Евгений Михайлович белән әңгәмәбез вакытында мин аңардан:
-Әйтегез әле, чуаш халкының төп сыйфатлары нинди?-дип сорадым.
-Хезмәтне ярату, кушканны теләп һәм җиренә җиткереп эшли белү, олы җаваплылык хисе,-дип җавап бирде ул.
Үз халкының улы буларак, шушы сыйфатлар аның үзенә дә хас икәнне күреп-ишетеп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев