Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контролендә торучылар ирекне төрмәгә алыштыра

Жинаять кылдыңмы - төрмәгә. Бүген әлеге схема кулланылмаган очраклар да бик күп.

Закон тарафыннан иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чаралар комплексы да каралган. Бу - шартлы рәвештә хөкем итү, мәҗбүри һәм төзәтү эшләре, ирекне чикләү, хөкем карарын гамәлгә ашыруны кичектерү… Кыскасы, хөкем ителүчегә шанс бирелә. Алар аны ничек файдаланалар соң? Кызганыч, күбесе үз хәлләренең җитдилеген аңлап та бетерми.
Менә бер мисал. 2016 елның 20 июлендә район суды административ күзәтүдән тайчанганы өчен Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Ш.ны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Хөкем карары белән Ш.га билгеле бер бурычлар йөкләнде. Ул яшәү урыныннан читкә китмәскә, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә теркәлеп торырга тиеш иде. Судның иректә калдыруына, төзәлергә шанс бирүенә сөенергә генә югыйсә. Бурычлары да авыр түгел бит, аларны үтәүнең бернинди катлаулылыгы юк.
Әмма җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контролендә торуының беренче көннәреннән үк Ш. кагыйдәләрне боза башлады. Ул әле инспекциягә теркәлүгә килми, әле безгә хәбәр итеп тормыйча яшәү урынын үзгәртә, әле исерек хәлдә җәмәгать урыннарында йөри. Болар өчен ул берничә мәртәбә административ җаваплылыкка да тартылды.
Нәтиҗәдә 2016 елның октябрендә безнең инспекция тәкъдиме белән район суды Ш.ның сынау срогын тагын бер айга озайтты һәм аңа өстәмә бурычлар билгеләде.
Инспекция хезмәткәрләренең даими рәвештә профилактика әңгәмәләре үткәрүенә, шартлы хөкемне үзгәртү ихтималы хакында кисәтүенә карамастан, Ш. төзәлү юлына басмады, кисәтүләргә колак салмады, суд йөкләгән таләпләрне бозуын дәвам итте. Моннан тыш, ул җинаять кылып, 2016 елның ноябрендә район суды тарафыннан бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә биш айга ирегеннән мәхрүм ителде.
Ни аяныч, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәрнең күбесе кабат шунда әйләнеп кайта. Ә Ш. берничә мәртәбә иректән мәхрүм итү урыннарында булган. Беренче тапкыр җинаять кылганнан соң төзәтү учреждениесенә эләгеп, анда берничә мәртәбә хөкем ителгәннәрнең "тәҗрибәсен" өйрәнеп, ул кабат суд эскәмиясенә утыра, җинаятьчел тормыш сазлыгына бата.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе район судына Ш.га карата шартлы хөкем карарын юкка чыгарып, аны реаль иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакында күрсәтнамә юллады. Быелның 13 февралендә Әлки район суды әлеге күрсәтнамәне канәгатьләндерде, Ш.ны җиде айга ирегеннән мәхрүм итте. Җинаятьче хөкем срогын каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Бәлки тимер рәшәткә артында ул үзенең киләчәк тормышы хакында уйланыр һәм тиешле нәтиҗәләр ясар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев