Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы каратэчыларына хәйрия фондыннан бүләк

Хәйруллин хәйрия фонды районыбыз каратэчыларына спорт инвентаре бүләк иткән.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның районда үткәргән кабул итүләрнең берсендә аңа үтенеч белән тренер Геннадий Вассунов мөрәҗәгать итә. Ул депутатка каратэ секциясенә йөрүчеләр өчен җиһазлар җитешмәү турында зарлана. Айрат Хәйруллин Әлки каратэчыларының һәр сабантуй саен чыгыш ясауларын күреп алган, исендә тоткан икән, ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

Һәм менә бу көннәрдә депутат ярдәмчесе Ирина Волостнова спортчыларыбызга Хәйруллин хәйрия фонды исеменнән шлем, тезне саклаучы щиток һәм махсус бәяләйләрдән торган 10 комплект спорт инвентаре тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев