Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы коммунистлары делегат сайладылар

"Хузангай" җәмгыяте базасында 3 апрельдә РФ Коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсе җыелышы булып үтте.

Бүлекчәнең узган елдагы эшчәнлеге турында Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты Лидия Ионова сөйләде. Авыл җирлекләре советларына һәм район советына сайланган 12 коммунист-депутатның җыелышта 7 се катнашты. Алар партиянең район бүлекчәсе беренче секретаре итеп "Хузангай" җәмгыяте директоры, район советы депутаты Евгений Чугуновны сайлап куйдылар. Җыелышта катнашучылар КПРФның республика бүлекчәсенең егерме алтынчы отчет конференциясенә делегат итеп бер тавыштан Лидия Ионованы сайладылар. Лидия Евгеньевнаның партиядә эшләү тәҗрибәсе зур.

Җыелашта шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары-коммунистлар Артем Прокофьев, Александр Комиссаров, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев