Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мөхтәсибе булып кабат Ирек хәзрәт Сәләхиевсайланды

Күптән түгел Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетендә район мөхтәсибәтенең хисап-сайлау җыелышы булды. Район мөхтәсибе итеп кабат бертавыштан Ирек хәзрәт Сәләхиев сайланды. Мәгълүм булганча, моңа кадәр Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хисап-сайлау җыелышы узган иде. Анда алдагы дүрт елга мөфти итеп янә Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Инде шундый җыеннар районнарда да үткәрелде....

Күптән түгел Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетендә район мөхтәсибәтенең хисап-сайлау җыелышы булды. Район мөхтәсибе итеп кабат бертавыштан Ирек хәзрәт Сәләхиев сайланды.

Мәгълүм булганча, моңа кадәр Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хисап-сайлау җыелышы узган иде. Анда алдагы дүрт елга мөфти итеп янә Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды.

Инде шундый җыеннар районнарда да үткәрелде. Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетенә авыллардан имамнар чакырылган иде. Җыен эшендә ТР Диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук районыбыз башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнаштылар.

Ирек хәзрәт Сәләхиев район мөхтәсибе вазыйфасын әле күптән түгел генә башкарса да, мөхтәсибәттә яңа кеше түгел. Ул озак еллар мөхтәсиб урынбасары булды. Хисап чыгышында ул соңгы елларда башкарылган эшләргә тукталды, алга ниятләгән планнарны бәян итте.

Аннан җыенда алдагы дүрт елга район мөхтәсибен сайлау мәсьәләсе тикшерелде. Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның имамнарга юллаган хаты белән таныштырды. Хатта алдагы срокка район мөхтәсибе итеп Ирек хәзрәтне сайлау үтенече әйтелгән иде. Рәшит Билалов та Ирек хәзрәтнең бик актив эшчәнлек алып баруын уңай бәяләде һәм мөфти тәкъдиме белән тулысынча килешүен белдерде. Тәкъдим тавышка куелып, Ирек хәзрәт Сәләхиев кабат район мөхтәсибе итеп сайланды.

Җыенда район мөхтәсибәтенең биш кешедән торган яңа советы, ревизия комиссиясе дә сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев