Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Саламан авылында яшәүче Тәнзилә һәм Сәетгали Сәлаховлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. ФОТО

Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр.

Сәетгали Салманнарның Яңасында, Тәнзилә - Искесендә.
Сугыш чоры балалары алар. Иң дәһшәтле елларда сабый гына булсалар да, ил өстенә төшкән афәт җиңү белән тәмамлангач та әле малай белән кыз үскән гаиләләр нужаны, җитешмәүчелекне тулысынча кичерә. Шуңадыр, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп, сабыр, түземле булып үсәләр.
Тормыш елдан-ел рәтләнә бара, Сәетгали белән Тәнзилә үсеп җитеп, яшьлекләренә аяк басалар. Шаулы яшьлекнең юлдашы мәхәббәт аларны гомерлеккә кавыштыра - 1967 елның февралендә егет белән кыз гаилә корып җибәрәләр.
Гомер дигәнең бик тиз үтеп китә икән ул. Быел Сәетгали ага белән Тәнзилә апа Сәлаховларның уртак тормыш белән яшәп китүләренә инде 50 ел тулган икән бит. Бергәләп үстергән 5 балалары киңәшләшкәннәр дә, әти-әниләренең алтын туйларын зурлап бәйрәм итәргә булганнар. Алар бу вакыйганы туган өйләре белән генә чикләмәгәннәр, район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итеп, тантанага әйләндергәннәр.
…Халык "алтын", "бриллиант" дип бәяләгән туйларны болай зурлау гадәте әле туып кына килә. Әмма күңелгә ятышлы, рәхмәт хисе белән сугарылган мондый тантана өлкәннәр күңеленә бик тә хуш килә бугай. Менә Сәетгали абый белән Тәнзилә апаның йөзләрендә дә шатлык катыш горурлык хисләре чагыла иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина аларны матурлап бизәлгән урыннарга утыртты, олылап котлады һәм районның мактаулы гаиләләре китабында кул куюларын үтенде. Аннары яшьлекләрен искә төшереп Тәнзилә апа белән Сәетгали ага бер-берсенең бармакларына алтын балдаклар кигезделәр. Рифат Садыйков бу дулкынландыргыч минутларны "Пар балдаклар" җыры белән тагын да күркәмләндереп җибәрде.
Илле ел исән-имин гомер итеп, Сәлаховлар дүрт кыз, бер малай үстерәләр.
-Балаларыбыз тәртипле булды, кечкенәдән кул арасына кереп, йорт эшләрендә булышып үстеләр. Инде үзләре гаиләле, шөкер, бер ку-шылганнары белән әйбәт кенә яшиләр. Безнең инде тугыз оныгыбыз бар,-дип сөенечен яшерми сөйли Тәнзилә апа. Балалары кайсы кая таралса да, әти-әниләрен гел кайгыртып торалар икән. Демидовкада яшәүче Разияләре бигрәк тә.
Сәетгали абый белән Тәнзилә апа Яңа Салманда ихтирамлы, үрнәк гаилә. Аларның бөтен гомере хезмәт белән үткән: Сәетгали абый терлекчелектә эшләгән, Тәнзилә апага төрле хезмәт башкарырга туры килгән. Аларны котлап, җирлек советы секретаре Фәнзилә Шәрәфиева болай диде:
-Илле ел гомер бер көндәй үтеп киткән. Яныгызда менә сезнең өчен өзелеп торучы балаларыгыз, оныклар; бүген тормышыгыз җитеш. Шушы матур тормышның рәхәтен күреп, озак яшәсәгез иде!
Балалары да берәм-берәм котладылар әти-әниләрен. Уллары Илдусның, күңеле тулыптыр инде, күзләре яшьләнде, үз сүзен әйтә алмый торды. Кызлары Рәмзия белән Разия рәхмәт әйттеләр, ә Румия белән Рамилә хисләрен шигырьләр сөйләп белдерделәр. Оныклар да әби-бабайларына бүләк әзерләгәннәр -бер ансамбль булып, "Дәү әни-дәү әти янәшәсендә кабат кияү белән кәләш!" дип җырлап күңелләрне күтәрделәр.
Мондый тантаналы бәйрәмнәр әле безнең өчен яңалык булса да, ЗАГС хезмәткәрләре аларны матур итеп, күңелгә ятышлы итеп үткәрә беләләр. Аларга мәдәният йорты үзешчәннәре дә булыша. Бу юлы да шулай булды: тантананы Эльвира Зыятдинова тәэсирле итеп алып барды, Рифат Садыйков җырлары белән бизәде. Билгеле, шулай хөрмәтләүгә Тәнзилә апаның да, Сәетгали абыйның да бик күңеле булды. Олыгайган көннәрдә шундый кадер-хөрмәткә бик тә лаек бит алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев