Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы социаль яклау бүлеге начальнигы хезмәттәшләрен котлый

8 июньдә районның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тормышын авырлык белән алып баручы яки кыен хәлгә тарган гаиләләр, өлкән яшьтәгеләр, әти-әнисе каравыннан мәхрүм булган балалар турында кайгыртучы, аларны төрлечә яклаучы зур, бердәм коллективыбызда хәзерге вакытта 140 ка якын кеше эшли. Чөнки районның социаль яклау хезмәте республика матди ярдәм...

8 июньдә районның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Тормышын авырлык белән алып баручы яки кыен хәлгә тарган гаиләләр, өлкән яшьтәгеләр, әти-әнисе каравыннан мәхрүм булган балалар турында кайгыртучы, аларны төрлечә яклаучы зур, бердәм коллективыбызда хәзерге вакытта 140 ка якын кеше эшли. Чөнки районның социаль яклау хезмәте республика матди ярдәм үзәге филиалын "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәген, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын, Яңа Салмандагы "Каенкай" приютын һәм социаль яклау бүлеген берләштерә бит. Бездә йомшак күңелле, түземле, ярдәмчел кешеләр эшли, алар үз вазыйфаларын тырышып башкаралар, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сабырлык - безнең хезмәткәрләребезнең төп сыйфатлары.

Хөрмәтле коллегалар! Бәйрәмебез белән кайнар котлап, сезгә иминлек, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Авыр хезмәтегез сезгә рухи канәгатьлек, халкыбызның рәхмәтен китерсен, иде. Фидакарьлелегез өчен олы рәхмәт!

Альмира Ибәтова,

социаль яклау бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев