Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа ел чыршысын бизәү буенча республика бәйгесендә өченче урын алды. ФОТО

Авылларны һәм Үзәк чыршыны Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән республика бәйгесендә районыбыз җиңү яулады.

2017 елны без аерым бер әзерлек белән, авыл һәм урамнарыбызны бәйрәмчә "киендереп"-матурлап каршыладык. Һәр оешма-предприятие тирәсе, бик күп йортлар төрледән-төрле утлар, чыршылар белән бизәлеп купшыланды. Ә Базарлы Матакның Үзәк паркы аеруча ямьләнеп, әкияти бер төс алды. Биредә Үзәк чыршы бизәлде һәм хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары тырышлыгы белән кардан-боздан бик күп җәнлек-җанварлар, әкият геройлары ясалды. Һәм тырышлыгыбыз бушка китмәде. Бердән, әлкилеләр, бигрәк тә бала-чага паркта рәхәтләнеп ял итте. Без тудырган матурлыкны республика бәйгесен оештыручылар да лаеклы бәяләде. Районыбыз "Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган муниципаль районнарда Яңа ел чыршысын иң матур бизәү" номинациясендә өченче дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Муниципаль район советының 25 февральдә үткән утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Әлки халкын әлеге җиңү белән тәбрикләде, Дипломны һәм 250 мең сумлык сертификатны район башлыгы Александр Никошинга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев