Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы янгын сүндерүчеләре балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр

Республика янгынга каршы Чистай отрядының Юхмачыдагы аерым посты хезмәткәрләре Юхмачы мәктәбе каршында ачылган лагерьда ял итүче балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр. Янгын сүндерүчеләр үзләрендә булган техниканы күрсәттеләр, янгын сүндерү машиналарының ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Балалар бу машинаны кызыксынып карап чыктылар, хәтта кабинасына кереп утырып та тордылар. Янгын сүндерүче абыйларыннан...

Республика янгынга каршы Чистай отрядының Юхмачыдагы аерым посты хезмәткәрләре Юхмачы мәктәбе каршында ачылган лагерьда ял итүче балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр.

Янгын сүндерүчеләр үзләрендә булган техниканы күрсәттеләр, янгын сүндерү машиналарының ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Балалар бу машинаны кызыксынып карап чыктылар, хәтта кабинасына кереп утырып та тордылар. Янгын сүндерүче абыйларыннан алар әлеге машинаның нәрсә эшләргә сәләтле булуын ишеттеләр. Аларга янгын сүндерүченең махсус костюмын киеп карау да кызык булды. Шулай итеп балалар бу һөнәрнең нинди авыр һәм куркыныч икәнен аңладылар. Пост начальнигы Андрей Клянин нәни кунакларына янгынның нидән килеп чыгуын аңлатты һәм ут чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтте. Экскурсия тәмамлангач балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклет тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев